Сарман авылында яшәүче Һадиуллин Нил Хафиз улына бүген 90 яшь тулды

2022 елның 20 феврале, якшәмбе

Сарман авылында яшәүче Һадиуллин Нил Хафиз улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды. Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр. 

Нил абыйның акыл-зиһене, хәтере искитмәле. Балачакларын, яшьлеген, хезмәт көненең һәр мизгелен яхшы истә калдырган. Хәрби хезмәт үткәндә, маршаллар Ворошилов һәм Тимошенко белән шәхсән очрашкан ул. Ил-көннәргә тынычлык, яшьләргә ныклык тели Нил абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International