Район беренчелегенә оешма һәм предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары тәмамланды

2022 елның 20 феврале, якшәмбе

20 февраль көнне" Айтуган " универсаль спорт залында район беренчелегенә оешма-предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары тәмамланды. Барлыгы 12 команда катнашты. Быел ярышлар ике көн дәвам итте. Район беренчелегенең ярымфинал һәм финал уеннары узды. Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә 1 нче спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында-эшмәкәрләр җыелма командасы, өченчедә-район мөхтәсибәте. Мәгариф оешмалары волейболчылары дүртенче булды.

Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Җиңүчегә кубок, диплом, медаль, ярышларның спонсоры - эшмәкәр Илшат Нуриәхмәтовтан акчалата бүләкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International