21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе — әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Мәктәбебездә ел саен Туган тел көнен үткәрү традициясе бар. Укучыларыбызда милли үзаң тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Һәркем үз телен яратырга, аның белән горурланырга тиеш.