21 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде һәм шушы унайдан бик күп чаралар уздырылды. Укучылар гимназиягә кергәндә үк туган тел турында канатлы сүзләр, мәкальләр әйтеп керделәр. Ә 6 нчы сыйныф укучылары белән уздырылган "Түбәтәй" уены һәрбер укучының күңелендә озак сакланыр әле.