21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Сарман үзәк китапханәсе китапханәчеләре дә бу көн уңаеннан туган телгә багышлап
«Ихтирамлы булыйк һәр телгә без,
Олылансын телләр һәр елны»,- дип исемләнгән әдәби - тематик кичә үткәрделәр. Кичә укучыларның игътибарын телләрне саклау, мәкаль, әйтем табышмакларыбызны искә төшерүгә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм чарасына якташыбыз, шагыйрь, галим Дамир Гарифуллинның килүе ямь өстенә ямь булды. Ул укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, уй – кичерешләре белән уртаклашты. Дамир ага һәм үзәк китапханә директоры Лилия Гайсә кызы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Укучыларга Халыкара туган тел көне уңаеннан «И туган тел,и матур тел, Әткәм – әнкәмнең теле!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.