2022 елның 18 февралендә Әлмәт шәһәренең «Иске Әлмәт» Мәдәният сарае базасында «Сандугач сайрар илем» XXV региональ балалар иҗаты фестиваленең «Вокал. Ансамбльләр» финал туры узды. Бу чара фестивальнең 25 еллыгына, халык сәнгате традицияләрен һәм Россия Федерациясе халкының мәдәни мирасын саклауга багышланган. Фестиваль «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасының мәдәни проектлары кысаларында үткәрелә.
Быел фестивальдә Түбән Кама, Зәй, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Җәлил, Сарман, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Актаныш һәм Урыссудан 33тән артык ансамбль катнашты. Һәр коллектив жюри хөкеменә төрле характерлы ике әсәр тәкъдим итте, үзен иң яхшы яктан күрсәтергә тырышты. Жюри рәисе — Дыганова Елена Александровна - доцент, педагогика фәннәре кандидаты, халыкара һәм Бөтенроссия музыкаль башкару конкурслары лауреаты, "Созвучие" хор коллективы җитәкчесе, музыкант-мәгърифәтче, хор сәнгатен актив пропагандалаучы, Казан шәһәре.
Әлеге бәйгедә Җәлил балалар музыка мәктәбен укытучы Ландыш Соббух кызы Нуретдинова тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Җәлил талантлары чираттагы тапкыр экспертлар тарафыннан билгеләп үтелде һәм югары нәтиҗә белән билгеләнде. «Ихлас» вокал ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллективка җиңүче дипломы һәм ансамбльне үстерүгә акчалата сертификат тапшырылды.
Чиратта тынлы һәм бәрмә коралларында (соло, ансамбльләр) башкаручылар. Мартның беренче көннәрендә аларга үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.
Укытучыларга һәм аларның тәрбияләнүчеләренә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!