Бүген район үзәгенең Ял паркында Ватан сакчысы көне уңаеннан зур тантана үтте

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Аны чик сакчылары, диңгезчеләр, десантчылар, әфганчылар һәм Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләренең төркемнәре инициативасы белән төзелгән "Хәрби кардәшлек" иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм бәйрәм сәламен ирештерде, мактау грамоталары тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, хәрби төркемнәрнең җитәкчеләре дә изге теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан "Билгесез солдатлар" һәйкәленә такыялар, тере чәчәкләр салынды, вафат һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә дә кызыл канәферләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International