Районара форумда

2022 елның 26 феврале, шимбә

25 февраль көнне Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм «Ак калфак» район бүлекчәсе җитәкчесе Илмира Салихова составындагы Сарман муниципаль районы делегациясе Азнакай шәһәрендә узган татар халкының гаилә-көнкүреш традицияләрен һәм фольклорын саклау һәм үстерү темасына багышланган районара форумда катнашты. Форум эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров, ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар эше бүлеге  җитәкчесе Ольга Захаренко, «Ак калфак» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы 9 районнан килгән кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International