Бүген аграр көллиятнең спорт залында район авыл җирлекләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышларда 11 команда (2 ир-ат, 1 хатын-кыз) катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Чукмарлы авыл җирлеге командасы-1, Мортыштамак авыл җирлеге командасы - 2, Илексаз авыл җирлеге командасы - 3, Ләшәү - Тамак командасы 4 урынны яулады.