Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, гаилә тарихын өйрәнү, туган як тарихына карата кызыксыну уяту, гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрен ныгытуда ярдәм итү, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Передай семейный архив (алга таба – Конкурс) конкурсы игълан итә.
Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль (01.03.2022-29.04.2022) һәм республика (01.06.2022-30.06.2022). Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивына саклануга эләгә).
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
50 000 сум – I урын өчен
30 000 сум – II урын өчен
20 000 сум – III урын өчен.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан 2021 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. Эл.почта: Gulhat.Sultangalieva@tatar Архив бүлеге телефоны 2-53-15.
Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы сайтында урнаштырылган:
https://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3136270.pdf