«Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил уртак тематик телефон «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. 2022 елның 2 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, гаилә-көнкүреш көч кулланудан, тормыш-көнкүреш нигезендә имин булмаган һәм конфликтлардан, хатын-кызлар сәламәтлеген яклау, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль яклау һәм социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «хатын-кызлар соравы» телефон аша «кайнар линия» үткәрергә тәкъдим итәм.