Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Район Советының утырышлар залында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында урманнарны торгызу, районда саклагыч урман үсентеләрен салу, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.