11 нче сыйныф укучысы Фролов Александр татар теленнән рус телле укучылар арасында булган олимпиаданың республика этабында җиңү яулады. Сашаның чираттагы уңышына куанабыз, аңа һәм укытучысы Шәйдуллина Чулпан Камил кызына яңа үрләр телибез.