Театр конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз!

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

"SCHOOL PERFORMANCES" дип аталган чит телләрдә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста 14 мәктәп театр коллективы катнашты. Инглиз теле укытучысы Миннәхмәтова Р.Ф. җитәкчелегендә "Җәлил гимназиясе"нең "Talent Studio" театр коллективы 5-8нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны яулады. Балалар Твен Маркының "Принц һәм хәерче" әсәреннән өзек күрсәттеләр. Иҗат коллективына уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International