Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәләре

2022 елның 4 марты, җомга

Беренче язгы атна бәйрәм чараларына бай булды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы  "Теремкәй" балалар бакчасында 8 нче март көненә багышланган бәйрәм иртәләре үтте. Балалар концерт номерлары әзерләделәр, шигырьләр, җырлар һәм биюләр аша әниләренә үзләренең  йөрәк  җылысын бүләк иттеләр.Әниләр белән үткәрелгән кызыклы бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм кичәләре шатлык, дәртле көлү, бик күп уңай эмоцияләр белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International