“Хезмәттәшләребезнен иҗади кул эшләре күргәзмәсе – ул безнең тарих”

2022 елның 4 марты, җомга

 

       3 март көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе “Хезмәттәшләребезнен иҗади кул эшләре күргәзмәсе - ул безнең тарих” исемле оештырды. Бу чара Сарман үзәк китапханәсендә үтте.

         Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, кызлар  оста итеп төсле җепләр белән бизәкләр, сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар.

      Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләрен югалтмыйча киләчәк буынга тапшыру, осталарны барлау өчен, Сарман узләштерелгән китапханә системасы китапханәчеләренең осталары күз нурларын, күңел җылысын салган иҗади кул эшләреннән күргәзмә төзелде. Күргәзмәне карарга әниләр, әбиләр, апалар килде. Алар мондагы сәнгать бизәкләренә сокланып, үзләренең дә яшь чакларын искә төшерделәр.  Күргәзмә узасы бүлмә чиккән татар сөлгеләре, сандыктан алынган чигүләр белән бизәлде, татар халык көйләре яңгыравы ямь өстенә ямь булды.

     Соңыннан директорыбыз Афзалетдинова Лилия Гайсовна катнашучыларга рәхмәт әйтеп грамоталар тапшырды, бәйрәм белән котлады.Күргәзмә бөйрәм рухында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International