Бүген район учреждениеләре һәм оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча IV район чемпионаты финалы булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты командасы яулады, 2 урынны - шәхси эшмәкәрләр командасы, 3 урынны "Сарман РҮХ" ДАССО командасы, 4 урынны "Шәфкать"үзәге командасы яулады.
Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Бәйрәм алдыннан барлык спортчыларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм чәчәкләр тапшырды. Җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды.