Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән Карашай Саклау авылында яшәүче тыл ветераны Зәкия Шәйдуллинаны котлады, иң изге теләкләр белән чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырды. Озын гомерле әби үз чиратында тынычлык, иминлек теләде.