Азалак авылында яшәүче Мәгәриева Фатыйма Шәвәли кызына бүген 90 яшь тулды

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты эшләре белән идарәче Наил Сафин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина, туганнары да сихәт гомер, тигез тормыш теләделәр. Фатыйма апа тормыш иптәше Рафис абый белән 62 ел куанычлы гомер кичерәләр, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International