6 март көнне Азалак авылында гомер кичерүче тыл ветераны Мәгариева Фатыйма Шавали кызына 90 яшь тулды

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Бүген Азалак авылында яшәүче  Мәгариева Фатыйма Шавали кызына 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Наил Сафин, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габдулгазизов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Музаллия Фарлукшина котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинных котлау хатын тапшырдылар, җылы теләкләрен юлладылар. Юбилярга ныклы сәламәтлек теләделәр, өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, көннәр якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән тулсын иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International