Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Матвеева Галина Федоровнага бүген 90 яшь тулды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Олуг юбилее һәм 8 Март бәйрәме белән аны район, авыл җитәкчелеге, балалары, онык-оныкчыклары, туганнарытәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Авылдашлары Зөфәр Кудашевтан музыкаль сәлам яңгырады. Аңа кушылып, юбиляр үзе дә җырлады, биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International