8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнендә Ләке авыл җирлеге гүзәл затларын котлап мәдәният йортында «Иң кадерле кешем» дип исемләнгән музыкаль кичә үтте. Кадерле әни, әби, сеңел, апаларны авыл җирлеге җитәкчелеге бәйрәм белән котлап китте. «Айбагыр» керәшен балалар фольклор ансамбле, «Игәнә» керәшен фольклор ансамбле үзлэренең матур җырлары белән куандырды. Бәйрәмгә җыелган кунаклар күңелле итеп ял иттеләр.