Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Андриянов Федор Николаевичны юбилее белән котлау

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген юбилейны Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Сарман районы авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, күп еллар дәвамында районда иң эре "Сельхозтехника" берләшмәсен җитәкләгән Федор Николаевич Андриянов билгеләп үтә.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котладылар, сәламәтлек, иминлек теләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International