Виртуаль экскурсия: үткән гасырда Сарман урамнары

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Халкыңның, милләтеңнең тарихын саклау һәм өйрәнү бүгенге көндә аеруча мөһим. Чөнки милли гореф- гадәтләр - кешенең рухи дөньясына, аның бу дөньяда шәхеслегенә нигез сала.
Авыллар... еллар үтүгә бераз янтайган өйнең һәрбер бүрәнәсе, хәтфә бәбкә үләненнән җәелгән келәмле сукмаклар, һәр туар көнгә шөкер әйтеп яшәүче ак яулыклы әбиләр, чигүле бәрхет түбәтәйле бабайлар- нәкъ менә шушылар саклый халкыбыз серләрен. Һәм әлбәттә туган якка мәхәббәт туган җиреңнен тарихын өйрәнүдән дә башлана. Хәтта һәр көнне балалар бакчасына, мәктәпкә барганда атлап үткән тыкрык, урамнар тарихы да бик кызыклы, эчтәлекле. Әби - бабаларыбыз безнең яшьтә булганда, монда ниләр бар иде икән дип үз - үзегезгә сорау биргәнегез бар идеме?
Бу һәм тагын бик күп сорауларга җавапларны, Сарман гимназиясенең 5 А сыйныфы укучылары, Сарманыбыз урамнары буенча виртуаль экскурсия вакытында таптылар. Тыкрыкларның ни өчен кирәген, беренче пожар депосы кайда булган, 60-70 ел элек урамнар нинди булуы белән алар музей фондында сакланган уникаль фото сүрәтләр аша таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International