Яшьләр арасында шәхси җаваплылык, геройлык һәм батырлык темасын популярлаштыру, яшьләрне гаилә тарихын һәм Россия тарихын өйрәнүгә мотивлаштыру, мәдәният һәм кинематография үсеше Фонды, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Мәгариф" милли проекты һәм "Патриотик тәрбия" федераль проекты кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 сыйныф укучылары #Бабайга хатлар цифрлы патриотик дәрестә катнаштылар. Мондый дәресләр гаилә тарихындагы буыннар белән тотрыклы элемтә формалаштыра. Фильмда Россиянең берничә төбәгеннән "Бабайга хатлар" төбәкара патриотик акциясе барышында җыелган язма эшләре урын алды. Төп геройлар-яшүсмерләр. Сюжет герой-үсмерне яшь чагында аның бабасы кылган батырлык тарихына юнәлтә.