2022 елның 21-28 февралендә Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр командалары арасында "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчыларының финал ярышлары узды. Турнирда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 14-15 яшьлек яшүсмерләрнең 16 командасы катнашты. Турнирда 2 нче санлы спорт мәктәбе укучылары "Торнадо" командасы уңышлы чыгыш ясады. Финал матчында безнең егетләр «Прометей» командасы (Пермь крае) белән очраштылар. Кискен көрәштә Җәлил хоккейчылары көндәшләреннән бераз калышты һәм турнирның көмеш призерлары булды. "Торнадо" командасын һәм тренер Размочаев Андрей Васильевичны турнирда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә югары спорт нәтиҗәләре телибез!