6 -7нче март көннәрендә Нижнекамск шәhәрендә "Йолдызлык-2022"ның XXIIнчы Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр, нәфис сүз осталары катнашты. Ике көн барган фестивальдә балалар үзләренең талантын күрсәттеләр. «Вокал-соло» номинациясендә 6нчы класс укучысы Алькаев Данил (житэкчесе: Гыйльфанова Р.А.,Вагапов Р.Р.) 1нче урынга лаек булды. Аңа конкурсны оештыручылардан Диплом hәм буләкләр тапшырылды. Данилны лаеклы жиңүе белән котлыйбыз hәм Казанда узачак суперфиналда унышлар теләп калабыз!!!