11 нче март көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Газизуллина Рамилә Риф кызы белән әңгәмә үткәрелде. Инспектор балаларга электрон тәмәкенең зыяны турында искә төшерде һәм хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләде.