«Лидер» клубы – лидер

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Укучыларны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү өлешен пропагандалау, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, талантлы балаларны ачу максатыннан 11-12 мартта  мәктәп спорт клублары арасындагы  ярышларның муниципаль этабы  оештырылды. 11 март көнне  командалар батминтон һәм йөзүдә көч сынашсалар, 12 март көнне җиңел атлетика һәм баскетбол ярышлары уздырылды. Мәктәбебез данын 2009-2010 еллар аралыгында туган  8 кыз һәм 8 малайдан торган команда яклады. Команданың  җитәкчесе –Тимергалин Р.Х.  2 көнлек киеренке ярыш “Лидер” командасының кабат лидер булуын күрсәтте. Яшь спортчыларны, физик тәрбия укытучыларын җиңүләре белән тәбрик итәбез, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International