Районның “Татар егете, татар кызы” җиңүчеләре билгеле

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

14 март көнне  Бөтендөнья Татар конгрессы Региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы  Сарман бүлеге  И. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә “ Татар кызчыгы, Татар малае 2022”  бәйгесен уздырды.  

Нәниләрнең чыгышларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөтендөнья татар конгрессының Региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Миләүшә Гамирова, оешманың Сарман бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова, Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова бәяләделәр.

Бәйгедә Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүче Резедә Зарипова һәм Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасыннан Салават Сәрвәров Гран-прига ия булдылар.

 Катнашучы кызларнын һәрберсенә көмеш алка, китаплар, диплом, малайларга флешка, китаплар, дипломнар тапшырылды. Бәйгегә балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә- Рәхмәт хаты һәм Бөтендөнья Татар конгрессыннан “Татар халык ашлары”китабы тапшырылды. Әлеге бүләкләрне әзерләгән райондашларыбыз Гамиров Илдар Өнип улы гаиләсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International