Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар малае, татар кызчыгы-2022" район бәйгесе узды. Җәлил бистәсенең 5 нче санлы “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гаязетдинова Әминә Алмас кызы 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!