Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче мәсьәлә: "Наркотик һәм психотроп матдәләрнең, агулы һәм көчле тәэсир итүче матдәләрнең һәм аларның аналогларының законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау эшен оештыру турында. Тәмәке тарту катнашмалары, спайс һәм синтетик психоактив матдәләрнең башка яңа төрләре, шул исәптән Интернет челтәре аша таралуга бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айдар Гатиятуллин чыгыш ясады.

Аннары "Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында асоциаль күренешләрне профилактикалау. Спорт секцияләренә яшүсмерләрне җәлеп итү турында" Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, "Сарман аграр көллияте" директоры урынбасары Данир Хәсәншин, Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International