Бүген бистәбездә кышны озаттык. Аның бер дә китәсе килми быел. Бәлки бүгенге зур бәйрәмнән соң кузгалыр!
Ә бәйрәм яшен-картын бергә җыйды."Икенче санлы Җәлил мәктәбе" коллективы анда зур активлык күрсәтте. Укучыларыбыз да, мөгаллимнәр дә бәйрәм программасының барлык өлешләрендә өлгерлек күрсәттеләр. Биология укытучысы Бариева-Сәетгәрәева Г. Ф. иҗади конкурсны колачлады. Монысы гаҗәп түгел, чөнки табигать белән бәйле сораулар чишелгәндә, ул һәрчак алгы сызыкта! Театральләшкән тамашада укучыларыбыз биеде, җырлады, төп рольләрне башкардылар. Музыка укытучысы Петрякова Р. Р. яңа образда, һәрвакыттагыча, кабатланмас иде.
Мәктәп ашханәсе пешекчеләренә аерым рәхмәт. Аларның коймаклары иң-иң тәмлесе булды. "Тәмле рәттә" басып торган укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре елмаюыннан күңелләр күтәрелде. Яз барыбызга иминлек, исәнлек, аяз күк йөзе алып килсен иде.