«Күңел ач, халык! Яз килә!»

2022 елның 19 марты, шимбә

Җәлил бистәсендә яшәүчеләр җыр-бию белән кышны озаттылар. 19 март көнне Җәлил мәдәният йорты мәйданында КЫШ ОЗАТУ бәйрәме узды. 

Бәйрәм кунакларын һәм халкын мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән бай программа көтте. Алар " Сау бул, Кыш, Исәнме, кызыл яз!». Әкият геройлары барлык кешеләрне дә конкурс-уен программасында катнашырга чакырдылар. Язгы бәйрәм атмосферасын халык коллективлары чыгышлары тулыландырды.  «Барыня – сударыня» иҗади бәйгесе бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Конкурс тәмамлангач, барлык «Барынялар» истәлекле бүләкләр алды, ә абсолют җиңүче дип Җәлил сәнгать мәктәбе хезмәткәре Галеева Надежда Михайловна танылды. Традиция буенча, бәйрәмдә коймак белән дә, «Карга боткасы» белән дә сыйландылар, кыш карачкысын яндырдылар, атларда  урам эйлянделяр. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International