Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәме

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Нәүрүз-бәйрәм" бәйрәме оештырылды . Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә «Нәүрүзбикә» чакырылган иде. Чарада катнашучылар аның белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак һәм ботка белән сыйладылар. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International