2022 нче елның мартында Карашай-Саклау авыл җирлеге халкы Кәлимуллина Шәмсенур Мәҗит кызы, Госманов Флюр Госман улы, Сафиуллина Әлфия Сәгыйр кызы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә аларны Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна котлады. Котлау сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Аларга сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде!