Җиләкле җәйләрдән соң мул уңышлы көзләр килә. Агачлардан соңгы алтын яфрак өзелеп төшүгә карлы, буранлы, күңелле яңа ел бәйрәмле кыш айларын көтеп алабыз, ә инде салкын кыштан соң назлы кояшлы, гөрләвекле язлар сагындыра. Һәм, әлбәттә, язның беренче иң гүзәл бәйрәме - Нәүрүз.
Нәүрүз - төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Быел ул 20 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килде.
Язны каршы алырга җыелган райондашларыбыз өчен төрле кызыклы, халкыбызның гореф-гадәтләрен үз эченә алган ярышлар, уеннар, дәртле җыр- биюләр оештырылды.
Нәүрүз бәйрәме элек-электән егетләрнең егәрлеген, көчләрен, булганлыкларын күрсәтү урыны да булып торган. Ук атып, сөңге чөеп, төрлечә көчләрен сынашканнар. Элекке гадәтләрне искә алып: кыргый атларны тулпар иттек, җидедән үрелгән чыбыркыны иң оста шартлатучыны билгеләдек, хәтта ат чабышлары да булды. Уеннардан ял иткән арада кунакларны тәмле карга боткасы, хуш исле чәй, бәйрәм коймагы белән сыйладык. Уеннарда балалар аеруча теләп катнаштылар. Алар өчен болар һәммәсе дә ят иде әле. Ук белән җәядән дә аттылар, чаптар атларда кыз урлап, кияү дә төшерделәр, рәхәтләнеп биеделәр, Нәүрүзбикә белән әйлән - бәйлән уйнадылар.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан китапханә, сәнгать мәктәбе, киноучреждение, “Шафкатъ” саләмәтләндерү үзәге коллективлары ярдәме белән үткәрелде. Аның төп максаты үсеп килүче буынны халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыру.