“Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Ләке “Айбагыр”  керәшен балалар фольклор  ансамблендә җыр-моңны сөюче балалар җыелган. Матур шөгыльләреннән тыш, алар иҗатның бик күп төрле юнәлешләре белән кызыксыналар.

“Мирас угы” проектында катнашып, үзләре өчен өр- яңа, кызыклы һөнәрләр ачтылар: чүлмәкчелек, зәркәнчелек, тимерчелек, тукучылык. Мавыктыргыч уеннарда катнашып, иң тапкыр, иң җитез, иң үткен иптәшләрен ачыкладылар. Идел буе Болгары тарихы, борынгыдан килгән, телдән – телгә күчкән риваятьләр саклаган серләрне чиштеләр.

Очрашу барышында алар үзләре өчен махсус әзерләнгән сувенирларны үз куллары белән бизәделәр, салават күперенең бер генә төсе дә кулланылмый калмады. Нәкъ менә салават күпередәй “Мирас угы” проекты да балаларга кабатланмас хисләр, шатлык, елмаю бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International