2022 ел - Россия Федерациясендә халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан, йола, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәребезне рухи мирас буларак буыннан-буынга тапшыру максатыннан, районкүләм “Киң түгәрәк” фестивале узды. Ике зонада барлыгы 28 коллектив катнашты. Жюри карары белән 8 коллектив иң яхшысы дип табылып, Җәлил бистәсендә 28 нче март көнне гала-концертта чыгыш ясадылар.
Иң элек иң яхшы роль башкаручылар бүләкләнеп китте:
3 нче урын:
-Юнусова Әлфия Вәдүт кызы, Иске Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
-Шакиров Артур Мансур улы, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
-Әһелтдинова Наилә Вил кызы, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
2 нче урын:
-Шәмсетдинова Айгөл Ринат кызы, Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
-Афзалова Резедә Сирин кызы, Сарман гимназиясе укытучысы
1 нче урын:
Булатова Гөлнара Назыйф кызы, Җәлил гимназиясе директоры
Тамашачылар бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап, үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар әдәбияты әсәрләрен, гореф-гадәтләрен бүген сәхнәдә күреп киттеләр. 8 колектив үз чыгышлары аша халыкка “Мич коты”, “Керән базары”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Орчык өмәсе” кебек йола, гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. Шулай ук Т.Гыйззәтнең “Башмагым”, З.Зәйнуллинның “41-нең арбалы хатыннары”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекләрне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
Фестивальнең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
3 нче урын:
-Җәлил 5 нче санлы “Әкият” балалар бакчасы коллективы
-Сарман 1 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы
-Җәлил 3 нче санлы “Аленушка” балалар бакчасы коллективы
2 нче урын:
-Сарман 4 нче санлы “Сандугач” балалар бакчасы коллективы
-Җәлилнең 4 нче санлы “кызыл калфак” балалар бакчасы коллективы
-Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы
1 нче урын: Җәлил 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбе
Гран-при: З.Зәйнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “41 нең арбалы хатыннары” спектаклен Г.Камал театры артистларыннан бер дә ким уйнамаган, сугышның ачы язмышын чагылдырып халыкны елаткан артистларыбыз- Җәлил беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.