Бүген Петровка-Завод авылында яшәүче 1999 – 2007 елларда Петровка-Завод авыл җирлеген җитәкләгән Габдуллин Әнәс Әхәт улына 75 яшь тулды. Җирле үзидарә ветеранын олуг юбилее белән район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләде. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов та котлауларын җиткерде. Кунаклар юбилярга шатлыклы матур тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт белән гомер кичерүен теләделәр.