Һәркем белә, сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга кирәк, ә шуның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше – ул актив, хезмәтле, чыныктыргыч, һәм, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклаучы, әхлак принципларына нигезләнгән, тирән картлыкка кадәр психик һәм физик сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә торган тормыш рәвеше.
Күргәзмә бик күп укучыларда кызыксыну уятты. Шушы көннәрдә Сарман районы « 1 нче спорт мәктәбе» нең баскетбол буенча тренеры Хаҗиева Лилия Азат кызы җитәкчелегендә бер төркем укучылар килде. Алар күргәзмә белән таныштылар, анда сәламәтлек өчен кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Балалар китапханәсе методисты Миннеярова Ф.Я. «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән таныштыру әңгәмәсе үткәрде. Балаларга бигрәк тә «Забота о здоровье детей», «Закаливайтесь на здоровье», «Здоровье и физическая культура», «Спорт и воспитание подростков», «Здоровье – смолоду», «В здоровом теле - здоровый дух», «Как стать сильным и выносливым», «Спорт. Характер.Честь.» исемле китаплар ошады.
Соңыннан укучылар " Ә син беләсеңме? исемле викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар, аны балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Мыльникова А.Ф. үткәрде, дөрес җавап бирүчеләргә кызыклы бүләкләр бирде. Балалар бик канәгать булып, кайберләре өйдә укырга өр-яңа китаплар алып киттеләр.