“Они защищали отчий дом” проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Үсеп килүче буынны шәхес итеп тәрбияләү-хәзерге заман җәмгыятенең төп бурычларының берсе. Гражданлык тәрбиясе проблемасын хәл итеп, иң беренче чиратта укучыларда иҗтимагый тормыш күренешләренә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга игътибарны юнәлтергә кирәк.

Музей стеналарында  без гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән эшләүнең интерактив формасын сайладык. Төрле тематикага караган мондый чаралар үткәрү тәҗрибәсе бик зур һәм алар бәяләп бетергесез нәтиҗәгә ия булдылар. Балаларны кызыксындыру бик мөһим, ә моның өчен аларга яңа рольләр уйнарга мөмкинлек бирергә кирәк.

Бүгенге көндә «Они защищали отчий дом» проектын тормышка ашыру кысаларында, балаларга үзләрен Ватаннарына мәхәббәтләре өчен халык тарафыннан танылган, җырлар һәм риваятьләрдәге баһадирлар итеп тою мөмкинлеге бирелә.

Мондый мөмкинлек «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентларына бирелде. Алар чын көбә күлмәкне киеп, кулларына калкан һәм кылыч алдылар. Бөтен экипировканы үз өстенә алган егет: «Ә алар ничек хәрәкәт иттеләр икән?» - дип гаҗәпләнеп сорады. Урынлы сорау, бездә булган экипировканың гомуми авырлыгы якынча 45-50 килограмм тәшкил итә бит! Чарада катнашучылар сәламәт һәм физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын үзләрендә тойдылар.

Без Бөек Ватан сугышы чорына да кагылып үттек, хәтта солдат формасын кем тизрәк кию буенча ярышлар да уздырдык. Әмма сугышка киткән һәм кире туган якларына кайтмаган кешеләр хакында сөйли башлагач, залда тынлык урнашты. Башкача була да алмый, чөнки һәлак булучылар саны безнең районнан гына да күп бит.

Безнең максат-үсеп килүче буынга Җиңүнең нинди югалтулар хисабына килүен, азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди түләү бирелүен күрсәтү. Бүгенге көндә без барыбыз да тыныч күкнең кадерен белергә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International