Ачык ишекләр көне

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге 2022 елның 13 апрелендә үзмәшгульлек, үз эшеңне ачарга, бизнесыңны башларга теләгән эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» оештыра.

Мөлкәт һәм җир мәсьәләләре, кече һәм урта бизнеска, үзмәшгульлеккә , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары буенча белгечләргә консультацияләр оештырылачак.

Чара 10.00 сәгатьтә Сарман авылы, Ленин урамы, 35нче йорт адресы буенча узачак.

8(85559) 2-50-54, 2-54-41 телефоннары буенча "Ачык ишекләр көне"нә язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International