Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
6 апрель 2022 ел.
2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
5. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында куркыныч арта.
6. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз ябарга кирәк
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Фото архивтан.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.