Бүген район Советының утырышлар залында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 10 нчы филиалы укыту семинары узды. Социаль иминият фонды хезмәткәрләре яңа норматив актлар, программа белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирделәр. Сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.