"Мәдәният террорга каршы".Форум.

2022 елның 15 апреле, җомга

Экстремизм һәм терроризм җиһанның уртак проблемасына,  куркыныч афәткә әйләнде. Явызлыкка юл куймау мәсьәләсен күздә тотып 14 апрель көнне район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында “Культура против терроризма” дип исемләнгән форум узды. Форумны Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Анда Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе укучылары катнашты.Форумга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова; бәлигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Хазиева Лилия; “Тәүфыйк” мәчете имам хатибы Сабуров Ильнур Зөлфәт улы; педагог-психологАлина Закирова;”Сарман” кинотеатры директоры Ринат Шарафутдинов; Яшьләр спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин чакырылды.

Чара барышында педагог –психолог Алина Закирова укучылар белән  тренинг оештырды.Форумда катнашучылар укучыларга төрле көтелмәгән ситуацияләрдә ни эшләргә, алар нәрсәләргә игътибар итәргә тиешле леге турында сөйләделәр. Укучылар бик теләп”Быть здоровым-это стильно” дигән флеш-мобта катнаштылар.

Без бу белемнәр аларга үзләрен һәм якыннарының тормышларын саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Кичә ахырында “Вместе против экстремизма” дигән буклет таратылды һәм “Путь некуда”исемле кино күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International