12 апрель космонавтика көне. Шул уңайдан Сарман урта мәктәбенең Нурлыгаянова Гүзәл Гөлүсовна җитәкчелегендәге 3 “Б” сыйныфы укучылары Сарман үзәк балалар китапханәсенә “Космонавтика бүген һәм иртәгә” дип исемләнгән килделәр.
Укучылар космонавтика турында бик күп мәгълүмат белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар,викторинада катнаштылар. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көннең әһәмиятен белүче мондый балалар барында - бездә әле бик күп ачышлар булыр.
Соңыннан китапханәдә эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәгендә төсле кәгазьдән ракета ясадылар.Бу чара бик җанлы рухта үтте.