Әдәби кичә “Шигырь булып үткәннәрдә эзе калсын”

2022 елның 15 апреле, җомга

4 апрель көнне, Сарман районы балалар китапханәсендә, “Укучылар өчен мәдәният” проекты кысаларында китапханәгә экскурсия оештырылды. Китапханәгә “Сарман урта мәктәбе”нең Гатина Гөлназ Рәфис кызы җитәкчелегендәге 1 “В” сыйныф укучылары килделәр.

        Китапханәче укучыларны китапханә белән таныштырды, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар, журналлар белән таныштырды. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Китапханәчеләр, эскурсияне бәйрәмгә әйләндерү максатыннан, алар өчен шагыйрь-академик Дамир Гарифуллинга иҗатына багышлап «Шигырь булып үткәннәрдә эзең калсын» исемле Поэзия көне үткәрергә булдылар. Башта бу мәгълүмат балалар өчен серле сюрприз булды.

Экскурсия барышында китапханә методисты укучыларны шагыйрь-академик, Сарманда яшәп иҗат итүче Дамир ага Гарифуллинга багышланган  «Минем исемем дә тарих җисемендә» исемле китап күргәзмәсенә җәлеп итте, аның тормыш, иҗат һәм белән таныштырды, аның балаларга дип язылган шигырьләрен укыды. Укучылар шулай ук үзләре дә аның шигырьләрнен искә алдылар, язучының китапларыннан әзерләнгән табышмакларга җаваплар таптылар. Шунда методист балалардан: «Сез тылсымга ышанасызмы? Сезнең Дамир абыйны күргәнегез бармы, күрәсегез киләме?- дип сорады. Балалар: «Күргәнебез юк, бик күрәсе килә!» - дип җавап бирделәр. Кинәт аларның теләкләре чынга ашты! Балалар шагыйребез үзе язган “Чыгарсыңмы каршы алырга» җырын тыңлаганда вакытта Дамир абый үзе күренде.

Шагыйрьне кул чабып, сөенеп каршы алдылар. Дамир Хәйрулла улы балаларны шигырьләр дөньясына алып кереп китте. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш тә икән. Балалар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: алар язучының шигырьләрен сөйләделәр һәм укыдылар. Дамир абый очрашуга  алып килгән бүләкләрен таратты. Аның үзенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Очрашу күңелле үтте - сюрприз уңышлы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International