Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Җир көне

2022 елның 22 апреле, җомга

22 нче апрель-Бөтендөнья Җир көне.  Бу көн - җиребезнең уртак йортыбыз булуы, аны сакларга кирәклеге турында искәртү көне.

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Планетабызны саклыйк "дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Балалар җир планетасы турында белемнәрен системалаштырдылар. Педагоглар хайваннарга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләргә, җирне сакларга өйрәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International