Сарман үзәк балалар китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Алмуш ханның Идел буе Болгариясенә тарихи юлы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Быел май аенда Россиядә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
X йөз башына кадәр болгар кабиләләре мәҗүси яки ярым мәҗүсиләр хәлендә күп аллаларга, ияләргә ышанып яшиләр.
Борынгы дин яңа оешып килгән дәүләт башлыкларына ошамаган. Халыкны буйсындыруда тоту һәм төрле кавемнәрне бер көчле хакимият астында берләштерү өчен бердәм дин кирәк булган. Шул максат белән Идел буе Болгары хакимияте башлыгы, Алмуш Шилке улы Багдад хәлифенә – бөтен дөнья мөселманнары башлыгына мөрәҗәгать итә.
Багдадтан Идел Болгарстанына 922 елның маенда илчелек килә, аның секретаре һәм җитәкчесе Ибн-Фадлан була. Болгар кабиләләре башлыклары съездында Ислам рәсми рәвештә кабул ителә. Ислам кешеләрне игелекле, гадел, намуслы, түзем булырга һәм башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Болгар-татар мәдәниятендә күп нәрсә шушы дата белән бәйле.
Ислам динен кабул итү белән рун язуы гарәп язуына алыштырыла.
Болгар әдәбияты XIII гасыр башында барлыкка килгән Кол Галинең атаклы «Кыссаи Йосыф» поэмасын, ислам динен рәсми кабул итүдән башка, күз алдына китерүе дә икеле.